Archive by day Январь 27, 2019

27 гыйнвар.  “Татарстан дулкынында”.

27 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Узган атнада татар моңының падишаһы, сөекле җырчыбыз Илһам Шакировны соңгы юлга озаттык. Ул безгә “Бер алманы бишкә һай бүләек” дип, бер-беребезне кадерләп яшәргә өйрәтеп китте. Бүген менә шушы рухи атабызның якты рухын искә алырбыз. Студиябезга аның белән озак еллар буе якыннан аралашкан кеше, иҗатташы, нәселдәше, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевны чакырдык. […]

27 гыйнвар.  “Көмеш кыңгырау”.

27 гыйнвар. “Көмеш кыңгырау”.

“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар конкурсына старт бирелде. Әлеге конкурс Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге һәм Казан федераль университеты тарафыннан үткәрелә. “Илһам” конкурсының максаты татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятын саклау һәм  үстерү, яшь талантларны барлау, аларга үсеш өчен шартлар тудыру. Ә безнең дусларыбыз иҗат итәргә бик ярата. Шундый язмалар белән  без дә танышыйк.