Archive by month Январь

29 гыйнвар.  “Татарстан дулкынында”.

29 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

Язучы, публицист, тарихи романнар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Марат Әмирхановның  Татарстан китап нәшриятында  «Олуг Мөхәммәд» дигән романы басылып чыкты. Без дә Марат Әмирхановның әлеге әсәрне язырга алынуы турында фикерләрен белешү уе белән аны студиябезгә чакырдык. Тапшыруда әлеге әсәрдән кыска гына өзек тә ишетерсез.  

29 гыйнвар. “Пар канатлар”.

29 гыйнвар. “Пар канатлар”.

2019 нчы ел  — Россиядә һәм Татарстанда  Театр елы.  Шул уңайдан  “Пар канатлар” тапшыруында төрле елларда катнашкан  артистларга багышланган  тапшырулар кабатлап бирелә. Гыйнвар – Татарстанның халык артисты Ирек Баһманның туган ае. Ул театр сәнгатендә бай мирас калдырып, 2015 нче елда, 84 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Моннан 16 ел элек, Ирек абыйның хатыны Рәшидә апа да […]

28 гыйнвар. “Сердәшханә”.

28 гыйнвар. “Сердәшханә”.

Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россиядә 2019 ел “Театр елы” дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан Татарстаныбызда да төрле чаралар уза. Республикабызда балалар театр студияләре дә эшләп килә. Бүген без Казанның Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгендә эшләп килүче татар театр мәктәбе укучылары белән очрашып, аларның кайбер фикерләрен, теләкләрен ишетербез.

28 гыйнвар.  Туры элемтә.

28 гыйнвар. Туры элемтә.

Табигый газ приборларын дөрес файдаланмау, газ җиһазларына  вакытында  тикшерү үткәрмәү, көнкүрештә  саклану чаралары күрмәү аяныч  нәтиҗәләргә китерә: соңгы вакытларда  Россиянең  кайбер төбәкләрендә  зур корбаннарга китергән һәлакәтләр булды.  Мондый вәзгыятьтән  файдаланучы  мошенниклар да күбәеп китте. Республикабызда фаҗигалар булмасын,  куркынычсызлык кагыйдәләре  үтәлсен өчен  нинди чаралар күрелә? Гомумән,  газ хуҗалыгының торышы нинди? Бу сорауларга туры эфирда “Казан горгаз” […]