Archive by month Февраль

23 февраль. Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт.

23 февраль. Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт.

Бүген бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне. Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, табыннарыбыз мул, җаннарыбыз тыныч була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир егетләребез тора. Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз!

23 февраль. “Җиде көн”.

23 февраль. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын  игълан итү чарасында катнашты. Залда чыгышны   Федерация Советы  әгъзалары,  Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Хөкүмәте әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы – якынча меңләгән кеше тыңлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында […]

23 февраль. “Язучылар — балаларга”.

23 февраль. “Язучылар — балаларга”.

Бүген  23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. “Язучылар – балаларга” дигән циклдан әзерләнгән  тапшыруыбызны да  герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм  патриот шагыйрь Фатих Кәрим шигырьләреннән әзерләргә булдык. Алар да гомерләрен Ватанны саклауга багышлап яу кырыннан туган илләренә кайта алмый чит җирләрдә ятып калалар. Ә язган әсәрләре бүгенге яшь буынга маяк булып,  ватанпәрвәр булып яшәргә өнди.  

23 февраль. Әдәби-музыкаль композиция.

23 февраль. Әдәби-музыкаль композиция.

Бүген – бәйрәм, Ватанны саклаучылар көне! Шушы көндә эфирдагы эшебезне Бөек Ватан сугышы ветераны, күренекле актер һәм радио режиссеры, тәрҗемәче Госман Әхмәтҗановның якты истәлегенә багышланган тапшыру белән башлап җибәрәбез. Ул Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәшкән барлык ир-егетләребезгә мәдхия булсын.

22 февраль. «Татарстан дулкынында».

22 февраль. «Татарстан дулкынында».

Бүгенге тапшыруыбызның баш каһарманы – талантлы актер, режиссер республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәфкать Бикчәнтәев. Шушы көннәрдә генә аның тууына 95 ел тулды. Рәфкать Бикчәнтәевне искә алып әзерләнгән тапшыруыбызда аның якын кешеләре, шәкертләре һәм сәхнәдәшләре катнаша.