Archive by day Февраль 2, 2019

2 февраль.  “Язучылар — балаларга”.

2 февраль. “Язучылар — балаларга”.

Бүгенге тапшыруыбыз балалар язучысы Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре  Роза Сәет кызы Хафизова иҗатына багышлана. 6нчы февраль көнне  аның тууына 90 ел тула. Тапшыруда  аның балачак хатирәләре турында  язган истәлеген , “Күңел күзе” дигән хикәясен һәм  аның шигыренә иҗат ителгән җыр тыңлый аласыз.

2 февраль. “Җиде көн”.

2 февраль. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Эфирда “Җиде көн” мәгълүмати тапшыруы, һәм бу вакытта без, һәрвакыттагыча, узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларын барлыйбыз. Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет президиумы утырышында катнашты. Чәршәмбедә Казанга Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу килде. Эш сәфәре кысаларында ул Һава-космик көчләре номенклатурасы […]