Archive by day Февраль 6, 2019

6 февраль. “Яшьлек аланы”.

6 февраль. “Яшьлек аланы”.

Белем алырга бер вакытта да соң түгел диләр. Шушы көннәрдә, 9 нчы февральдә, башкалабыз Казанда «Ачык университет» түләүсез белем бирү проекты башланып китәчәк. Аны төп оештыручыларның берсе – Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Бүген без проектның кураторы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле Эльза Нәбиуллина белән әлеге кызыклы, мөһим проект турында сөйләшергә дип җыелдык.

6 февраль. “Татарстан дулкынында”.

6 февраль. “Татарстан дулкынында”.

“Талантның ике канаты була: берсе – халык, икенчесе – хезмәт”. Күренекле язучы Аяз Гыйләҗевнең әнә шундый сүзләре бар. Бу гыйбәрәне искә төшерүем юкка гына түгел. Бүгенге тапшыруыбызның кунагы да тырышлыгы, хезмәте белән зур уңышларга ирешкән, халык арасында абруй яулаган, күпкырлы талант иясе. Сүзебез Россиянең атказанган,Татарстанның халык артисткасы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры һәм җыр укытучысы Клара Әкрам кызы Хәйретдинова турында. Соңгы елларда Клара ханым яшь талантлар тәрбияли. Бу юнәлештә дә аның хезмәте мактауга лаек: укучылары ил һәм дөнья сәхнәләрен яулап, остазларын сөендерә. Быел яраткан […]

6 февраль. “Юллар чатында”.

6 февраль. “Юллар чатында”.

Иртәнге эфирны “Юллар чатында” сәхифәсе дәвам иттерә. Ул, гадәттәгечә, Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнде. Гыйнвар — февраль айларында, гадәттәгечә, төрле ведомство, оешмалар һәм предприятиеләр узган елгы эшенә нәтиҗә ясый. Бүгенге чыгарылышыбызны без Идел-Нократ  Автоюллары идарәсе карамагындагы юлларда  башкарылган  эшләр турында сөйләшербез. Төп игътибар — юлда йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итүгә бирелер. […]

6 февраль.  “Нефть чыккан якларда”.

6 февраль. “Нефть чыккан якларда”.

Яр Чаллы шәһәрендә бүген Азнакайда туып үскән  10 меңнән артык кеше яши. Аларның зур күпчелеге 70 нче елларда КАМАЗ төзелешенә китеп, шунда төпләнеп калучылар. Биредәге Азнакай якташлар җәмгыяте иң актив эшләүчеләрдән. Һәр елны Чаллыга азнакайлыларның үзләре килеп, очрашу уздыруы гадәткә керде. Әле генә аның чираттагысы үтте…

6 февраль.  Туры элемтә.

6 февраль. Туры элемтә.

Бу көннәрдә республикабызның төрле ведомстволары узган ел нәтиҗәләренә һәм алда торган бурычларга багышлап коллегия утырышлары үткәрә. Татарстан икътисад министрлыгы коллегиясендә нинди мәсьәләләргә игътибар биреләчәк? Министр урынбасары Индира Киреева белән туры эфирдагы әңгәмә  шул хакта булачак. Тел. 555 55 13, 555 55 14.