Archive by day Февраль 9, 2019

9 февраль.  “Җиде көн”.

9 февраль. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Эфирда — “Җиде көн” информацион тапшыруы. Бу вакытта без, гадәттәгечә, узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз. Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советының торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга багышланган киңәйтелгән президиумы утырышын Казанда үткәрергә йөкләмә бирде. Бу атнада муниципаль район Советларының 2018 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2019 […]

9 февраль. “Гөлбакча”.

9 февраль. “Гөлбакча”.

Бүгенге тапшыруда дусларыбыз белән очрашып алар укуында шигырьләр тыңларбыз,  яраткан китаплары  белән кызыксынырбыз. Шулай ук  каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алып, аның балалар өчен язган иҗатын барларбыз.

9 февраль.  “Музыкаль очрашулар”

9 февраль. “Музыкаль очрашулар”

“Музыкаль очрашулар” тапшыруының бу чыгарылышында 1980 еллар ахырында коллегабыз Сиринә Латыйпова тарафыннан әзерләнгән бер язма урын алды. Анда  күренекле артист Ситдыйк Айдаровның иҗаты бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастырыла. Шулай ук  “Рәйхан” җырының тарихы да кызыклы булыр.