Archive by day Февраль 11, 2019

11 февраль. “Сердәшханә”.

11 февраль. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы– яшь рәссам, Ләйлә Фәизова. Ул  студент вакытында ук үзенең беренче шәхси күргәзмәсен оештырып, тамашачыларның ихластан әйтелгән  җылы эчтәлекле фикерләрен  кабул иткән иде. Бүген ул берьюлы берничә юнәлештә эшли һәм Россия күләмендә яшь рәссамнар күргәзмәләрендә катнаша. Шулар һәм башкалар турында   сез Ләйлә Фәизованың үзе белән булган әңгәмәдә ишетерсез.  

11 февраль.  Туры элемтә.

11 февраль. Туры элемтә.

11 нче февральдә Бөтендөнья авырулар көне билгеләп үтелә. Аның максаты — кешеләрне исән чакта сәламәтлекне саклуга өйрәтү. Шул уңайдан тапшыруда медицина фәннәре докторы, Татарстанның һәм Идел буе федераль округының баш фтизиатры Равил Шамил улы Вәлиев катнашачак, төрле авырулардан саклану чаралары турында сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

11 февраль.  “Нефть чыккан якларда”.

11 февраль. “Нефть чыккан якларда”.

Татарстанда иң зурларның берсе булган «Татнефть» профсоюз оешмасына 19 ел дәвамында Гомәр Яруллин җитәкчелек итә. Бу көннәрдә ул үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Хезмәттәшләре, профсоюздагылар аның эшенә нинди бәя бирә?..