Archive by day Февраль 12, 2019

12 февраль. “Татарстан дулкынында”.

12 февраль. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруда   каллиграф, график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип  Нәккашның  һәм аның улы , рәссам Назыйм Исмәгыйлевның  ислам мәдәният музеенда  ачылган “Традицияләр яңарышы” дигән күргәзмәсеннән язма тыңлый аласыз. Тапшыруның икенче өлешендә язучы Сәйдә Зыялының «Гармунлы булдым» дигән хикәясен тәкъдим итәбез.

12 февраль. “Депутат каналы”.

12 февраль. “Депутат каналы”.

  Быел Татарстан республикасы Дәүләт Советына сайлаулар үткәреләчәк. Ә 5 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары узган биш елда башкарылган эшләренә нәтиҗә ясыйлар. Татарстан республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте  комитеты рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Галимҗан улы Һадиев үзе җитәкләгән комитет эшчәнлеге турында сөйләячәк.