Archive by day Февраль 17, 2019

18 февраль. 7.10 – Туры элемтә.

18 февраль. 7.10 – Туры элемтә.

Республикабызда Идел буе агросәнәгать комплексы форумы һәм “ТатАгроЭкспо” махсуслаштырылган  күргәзмәсе эшләде.  Анда  Татарстанның һәм  Россия төбәкләренең  320  оешмасы һәм предприятиеләре агросәнәгать комплексларыннан 3 меңнән артык вәкил катнашты. Форум кысаларында  Татарстан  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы да булды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов   шулар хакында сөйләячәк, тыңлаучылар […]

17 февраль.  “Тел күрке – сүз”.

17 февраль. “Тел күрке – сүз”.

Тапшыруда күренекле тел галиме Хиҗиәхмәт Мәхмүтовның “Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр” дип исемләнгән китабы белән танышу дәвам итә. Аннары “Ана теле дәресе”ндә академик Рузәл Йосыпов телебезгә килеп кергән чүп-чар сүзләр һәм алардан арыну бллары турында сөйли. Ахырда Туфан Миңнуллинның “Килен һәм кайнана” дип исемләнгән тәмле телле хикәясе тәкъдим ителә.

17 февраль. “Татарстан дулкынында”.

17 февраль. “Татарстан дулкынында”.

Бүген игътибарыгызга “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә.  Аның түр башында бүген Татарстан дәүләт Советы депутаты “Нурлатнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең начальнигы Илгиз Мисбах улы Салихов. Дөрсен генә әйткәндә, Нурлатта шул як халкының хакын хаклап, хезмәт кешесенең кадерен белеп яши торган җитәкче булуын электән үк ишетеп килә идек. Менә, ниһаять тыңлаучыларыбызны аның белән таныштыру […]

17 февраль.  “Көмеш кыңгырау”.

17 февраль. “Көмеш кыңгырау”.

Бүгенге тапшыруда  Казанның Чишмәле урамында урнашкан 149нчы татар лицеенда булып китапханә эшчәнлеге белән танышырбыз, иҗат белән шөгыльләнүче дусларыбызның шигырьләрен ишетербез һәм лицей яңалыкларын барларбыз.