Archive by day Февраль 20, 2019

20 февраль. “Яшьлек аланы”.

20 февраль. “Яшьлек аланы”.

Студиябезнең бүгенге кунаклары – “Сәләт” яшьләр үзәгенең директор урынбасары Игорь Смирнов һәм активист Зәринә Хәлилова. Без бүген тиздән тапшырылачак “Сәмрух” ел премиясе турында әңгәмә корабыз. Шунысы үзенчәлекле быел “Сәләт” яшьләр үзәгенә дә 25 ел тула.

20 февраль. “Татарстан дулкынында”.

20 февраль. “Татарстан дулкынында”.

Сәхнәдә зифа буйлы, айдай яктылык, нур сирпелеп торган, түгәрәк йөзле, сөйкемле бер кыз җырлый. Юк җырламый гүя аккош кебек йөзеп бара, менә-менә канатларын җилпеп очып китәр, үзенең моңы белән бар җиһанны тутырыр төсле. Татар җыр сәнгатенең йөзек кашы, күренекле җырчыбыз Вафирә Гыйззәтуллина хакында кемнән генә сорама әнә шулай дип искә ала. Исән булса, февраль аенда […]

20 февраль.  “Старт”.

20 февраль. “Старт”.

  “Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас  Гафиятов белән  герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап  Актаныш районында үткәрелгән турнир, аның үзенчәлекләре хакында әңгәмә.

20 февраль. “Юллар чатында”.

20 февраль. “Юллар чатында”.

Хәерле иртә, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка түләүле парковкаларда номерлары салдырылган яки укылмый торган автомобильләрне калдырган өчен административ җаваплылык кертү турындагы тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Россиядә 2024 елга кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә карата җаваплылыкны көчәйтәчәкләр. Быел Татарстанда федераль дәрәҗәдәге озак вакытлы юл проектларын эшли башлыйлар. […]

20 февраль. «Яңа көн».

20 февраль. «Яңа көн».

Мәгълүм булганча, Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылганга 15 февральдә 30 ел тулды. Бу көнне Җиңү паркында әфганчылар, республикабыз җитәкчелеге катнашында тантаналы чаралар булды, Мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре куйдылар, шәһит киткәннәрне искә алдылар, солдат боткасыннан авыз иттеләр. Казанның “Мәскәү” мәдәният үзәгендәге чаралар да шушы истәлекле датага багышланды. Ә кичә “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында интернациональ бурычын үтәгән […]