Archive by month Февраль

26 февраль.  “Татарстан дулкынында”.

26 февраль. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруда журналист һәм балалар  язучысы ,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Роза Мулланурова- Камалетдинова  белән Татарстан китап нәшриятында  басылып чыккан «Җан сөенече» дигән яңа китабы  һәм әдәби иҗат турында  әңгәмә ишетербез. Тапшыруыбызның икенче өлешендә авторның әлеге китабыннан  Татарстанның халык артисты  Луара Шакирҗанова укуында   «Кулъяулык» дигән хикәя тыңларбыз.

26 февраль. “Пар канатлар”.

26 февраль. “Пар канатлар”.

  8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша.  Күпчелек гаиләләрдә  тормыш иминлеге килен-кайнана мөнәсәбәтләренә бәйле. Бу юлы тапшыру туры эфирда бара һәм ире үлгәч тә кайнанасын, кайнатасын үз итеп яшәгән, аларны  тәрбияләп, соңгы юлга кадер-хөрмәттә озаткан, әле дә  кайнанасының акыллы киңәшләрен тотып яшәүче Розалия Хисамова тормыш сабаклары турында сөйләячәк. Элемтә өчен 555-55-13 һәм 555-55-14 […]

26 февраль.  “Музыкаль мизгелләр”.

26 февраль. “Музыкаль мизгелләр”.

Кичә балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаманның йөрәге тибүдән туктады. Аның иҗатының чәчәк аткан чоры Татарстан радиосында эшләгән елларга туры килә. Ул биредә 1971 елдан башлап  балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар редакторы, аннары, 1988 – 1994 елларда “Ялкын” журналының баш мөхәррире булып эшләгәннән соң, яңадан радиога кайтып, әдәби-нәфис тапшырулар баш мөхәррире вазыйфасында озак еллар […]

25 февраль.  “Сердәшханә”.

25 февраль. “Сердәшханә”.

Телләр матди, рухи мирасны саклап калу, үстерүнең иң көчле коралы булып тора. Һәркем үз ана теле өчен кайгыртырга тиеш.Үсеп килүче буын бигрәк тә. Бүгенге тапшыруыбызны да нәкь шул юнәлештә алып барырбыз. Тапшыруда  Кытайдан, Австралиядән һәм Төркиядән  килгән яшьләр катнаша.

25 февраль. «Актуаль интервью».

25 февраль. «Актуаль интервью».

Бу елның 1 нче гыйнварыннан  бакчачылар турындагы законга  үзгәрешләр кертелде.  Хәзер  үз кишәрлекләрендә нинди  объектлар төзергә була, бакча йортларына һәм башка корылмаларга  хокукларны рәсмиләштерү  тәртибе нинди, гомумән,  законга  нинди яңалыклар кертелде? Шуны да искәртик,  бу елның 1 нче мартында  дәүләт кадастр исәбен алуның һәм  хокукларны дәүләт теркәвенә алуның гадиләштерелгән тәртибе тәмамлана. Болар хакында Росреестрның  Татарстан […]