Archive by month Март

21 март. “Офыклар”.

21 март. “Офыклар”.

“Электр челтәре компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев белән чаңгы спортының үсеше, аның алдында торган проблемалар хакында җентекле әңгәмә. (2 нче тапшыру).

20 март. “Яшьлек аланы”.

20 март. “Яшьлек аланы”.

  Башкалабыз Казанның Ершов урамында урнашкан кооперация институтында шушы көннәрдә генә татар тормышы белән бәйле зур вакыйга булды. Биредә үз алдына зур максатлар куйган татар мәдәнияте үзәге ачылды. Кемгәдер аның нәкъ менә кооперация институтында ачылуы башта сәер булып та тоелырга мөмкин, әмма ачылыш тантанасына килгән татар галимнәре һәм зыялылары бертавыштан үзәк өчен дөрес урын сайланганлыгын […]

20 март. “Татарстан дулкынында”.

20 март. “Татарстан дулкынында”.

Татарстанның халык артисткасы Флера Сөләйманова шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үтә. Бөтен гомерен татар җыр сәнгатен үстерүгә багышлаган, талантлы җырчыбыз Флера Сөләймановага нәкъ менә тамашачысының яратуы, халык мәхәббәте уңыш китерде. Аның кабатланмас тавышы, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән ягымлы яңгырашлы җырлары турында озаклап сөйләргә мөмкин. Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында дөньяга килгән, ятимлекнең ачысын-төчесен […]

20 март.  “Юллар чатында”.

20 март. “Юллар чатында”.

Хәерле иртә, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Казанда пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чараларын даими рәвештә тикшереп торалар. Чираттагы чара узган атнада Казанның Идел буе районында булды. Әлмәт районында ЮХИДИ  хезмәткәрләре «Әтиләр Советы» инициатив төркеме белән берлектә “Әти белән куркынычсыз!” акциясен үткәрде. 2019 елның гыйнвар-февраль айларында Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә тимер юл аша чыкканда бер юл-транспорт […]

20 март. Туры элемтә.

20 март. Туры элемтә.

21 нче мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә.  Казан дәүләт аграр университетының  урман факультетында  шушы өлкәдә эшләячәк  белгечләрне  әзерләүгә зур игътибар бирелә. Профессор,  Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы Харис Мусин  яшь белгечләрне  әзерләү турында студентлар белән түгәрәк өстәл үткәрәчәк, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк. Тел. 555 55 13, 555 55 14.