Archive by day Март 3, 2019

3 март. “Тел күрке – сүз”.

3 март. “Тел күрке – сүз”.

Туган телебезне сөючеләргә адресланган тапшыру филология фәннәре докторы Илдар Низамовның “Ана теле дәресе” сәхифәсендәге чыгышы белән башланып китә. Анда галим бүгенге көндә сөйләмебездә еш очрый торган хаталы гыйбарәләргә туктала, алардан арыну юлларын күрсәтә. Аннары танылган язучы Рәфкать Карәминең “Сөйдергән дә, көйдергән дә…” дип исемләнгән мәкаләсеннән кайбер фикерләр тәкъдим ителә.

3 март. “Татарстан дулкынында”.

3 март. “Татарстан дулкынында”.

Тапшыру танылган сатирик язучы, җырлар авторы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдиннең иҗатына багышлана. Анда Илфак Ибраһимов, Җәүдәт Сөләйман, Ринат Закиров һәм башкалар Д. Гыйсметдиннең әсәрләренә һәм иҗтимагый эшчәзнлегенә карата фикерләрен әйтәләр. Тапшыруга Язучының “Букет” дигән хикәясе Ирек Баһманов укуында кергән. Шигырьләренә иҗат ителгән җырлар Илһам Шаикров язмасында, Рөстәм Закиров, Равил Галиев, Бәширә насыйрова язмасында бирелә. 1990 […]

3 март.  “Көмеш кыңгырау”.

3 март. “Көмеш кыңгырау”.

Бүгенге тапшыруда  без әле күптән түгел генә арабыздан китеп барган балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаманны иск алып үзе язмасында һәм артистларыбыз укуында шигырьләрен ишетербез, кайбер җырларын тыңларбыз.