Archive by day Март 4, 2019

4 март.  “Сердәшханә”.

4 март. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы —  яшь язучы Айсылу Имамиева.  Аның иҗат дөньясына ничегрәк килүе һәм укучыга тәкъдим иткән китаплары турында үзе сөйләвендә ишетербез. Яңа китабыннан үзе укуында “Йөзә белмәсәм дә” дигән нәни генә хикәясен тыңларбыз.

4 март. “Татарстан дулкынында”.

4 март. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге “Татарстан дулкынында” тапшыруы ике өлештән торачак. Һәм аның икесе дә тарихка бәйле булачак. Аның беренче өлеше «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Хәлбуки — Гыйлем» проекты кысаларында булып узган «ЮНЕСКО» бөтендөнья мирасы» дип исемләнгән лекциядән өзекләр. Тапшыруның икенче өлешендәбез сезне “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендәге “Россия минем тарих” дип исемләнгән тарихи парк белән таныштырырбыз.  

4 март.  Туры элемтә.

4 март. Туры элемтә.

Республикабыз халык хуҗалыгының барлык тармакларында да кооперацияләр оештыруга зур игътибар бирелә. Бу эштә хатын-кызларыбыз да актив катнаша. 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне якынлашу уңаеннан Казан кооперация институты ректоры, профессор Алсу Нәбиева хатын-кыз кооператорлар турында сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

4 март. «Яңа көн».

4 март. «Яңа көн».

“Күчемсез милек объектларын  мошенниклар гамәленнән ничек сакларга?” Мәгълүм булганча,  законнарны белеп бетермәү аркасында, күп кенә гражданнар алданалар. Мондый хәлләр булмасын өчен күчемсез милек хуҗалары нинди киңәшләрне үтәргә тиеш? Бу сорауга  Росреестр идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милек объектларын дәүләт теркәве җитәкчесе Илсөя Казакова  җавап бирә.