Archive by day Март 6, 2019

6 март. «Яшьлек аланы».

6 март. «Яшьлек аланы».

Бу көннәрдә Әлмәт, Азнакай районнарында Г.Кариев исемендәге Казан татар Дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре бара. Бүген кичке сәгать җидедә Азнакай мәдәният йортында Владимир Гуркин әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле булачак. Театрның гастроль туры иртәгә, Ютазы мәдәният йортында тәмамлана. Кариевлылар тамашачылар игътибарына көндезге сәгать уникедә Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Болар һәм Кариев […]

6 март. «Татарстан дулкынында».

6 март. «Татарстан дулкынында».

21 февраль көнне Казан ратушасында легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Әлфия Афзаловага багышланган яңа китап тәкъдим ителде. Тапшырубызның беренче өлеше шул хакта булыр. Соңрак, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының “Бәхет кошы” музыкаль феериясе хакында сөйләшербез. Өченче өлештә сезне исә танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин белән әңгәмә көтә.  

6 март.  “Старт”.

6 март. “Старт”.

Туризм буенча Россия чемпионы, Идел буе  физкультура, спорт һәм туризм академиясе доценты Равил Нәбиуллин белән  Арча районының Мөрәле авылында чаңгы буенча уздырылган  имамнар ярышы, шушы төбәктә  спортны үстерү максатыннан күрелә торган чаралар хакында әңгәмә. ( 2 нче тапшыру).

6 март.  “Юллар чатында”.

6 март. “Юллар чатында”.

Иртәнге эфирны “Юллар чатында” сәхифәсе белән дәвам иттерәбез. Узган атнада шәһәр Думасының 32 нче сессиясе утырышында Казанда транспорт инфраструктурасын яхшырту мәсьәләләре турында да сүз булды. Машина йөртүчеләренең руль артында игътибарын ешрак юл-транспорт һәлакәтләре, якты реклама билбордлары һәм бәйрәм иллюминациясе ала. Узган атнада  «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 5нче халыкара автомобиль төзелеше форумы эшләде. Чарага Россиянең 13 төбәгеннән, […]

6 марта. Туры элемтә.

6 марта. Туры элемтә.

“Ак калфак” хатын-кызлар җәмәгать оешмасы җир шарының төрле кыйтгаларында сибелеп яшәүче милләтәшләребезне берләштерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара. Аның җитәкчесе Кадрия Идрисова 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан мөселман хатын-кызлары йолалалары, традицияләре һәм аларны заман рухына яраклаштыру буенча алып барылган эшләре турында сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.