Archive by day Март 7, 2019

7 март. Флера Сөләйманова концерты.

7 март. Флера Сөләйманова концерты.

10 мартта Татарстанның халык артисты Флера Зәет  кызы Сөләйманованың туган көне – күркәм юбилее. Аның иҗатын сөюче тыңлаучыларыбызга алда торган шушы олы вакыйганы искәртеп, бүгенге концертыбызны Флера Сөләйманова башкарган җырлардан төзедек. Рәхим итеп тыңлагыз.

7 март.  “Офыклар”.

7 март. “Офыклар”.

Теләче районының Үзәк авылында  гомер кичерүче, тырыш хезмәте белән Совет чорында иң зур  дан казанган Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә апа Кәримова белән  8 нче март бәйрәме уңаеннан очрашу.

7 март. “Татарстан дулкынында”.

7 март. “Татарстан дулкынында”.

Һәвәскәр композиторлар иҗатына багышланган «Җыр чишмәләре” дигән циклдан чираттагы тапшыру Мәскәүдә яшәп иҗат итүче танылган җырчы, көйләр авторы, “Мәдинә” ансамбленең җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисткасы Наилә Фатыйхова иҗатына багышлана. Тапшыруны гомере буе композиторлар белән аралашып яшәгән, аларның иҗатын өйрәнгән, Татарстанның һәвәскәр композиторлар оешмасы рәисе  Риф Гатауллин алып бара.