Archive by day Март 9, 2019

9 март. “Җиде көн”.

9 март. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бүген – шимбә, һәм, гадәттәгечә, бу вакытларда без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз. Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чехия Республикасында булып кайтты. Республикага эш визиты белән ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле  килде. Тапшыруыбызны   тантаналы, 8 март көненә багышланган вакыйгалар һәм күзәтүләр белән дәвам итәбез. Хатын-кызларыбызга һәрдаим […]

9 март.  “Табигать дуслары”.

9 март. “Табигать дуслары”.

Бүген без сезгә табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләрбез, кызыклы сәхифәләр белән таныштырырбыз. Тиздән җылы яктан очар кошларыбыз кайтыр. Без бүгеннән үк аларга җылы, уңайлы оялар ясап кошкайларыбызны каршыларга җыеныйк. Хайваннарның, кошларның бер ярдәмсез туган җирләрен эзләп табулары турында сез ишетеп беләсез инде. Чыннан да, аларга бу сәләт кайдан килә икән? Шулар һәм башкалар турында бергәләп танышыйк.

9 март. “Дөньяны мәхәббәт яшәтә”

9 март. “Дөньяны мәхәббәт яшәтә”

Әдәби-музыкаль композиция. Яңа көнгә атлап кердек, дөнья тулы яз бүген дуслар! Кичә булып узган гүзәл бәйрәм – халыкаара хатын-кызлар көненнән соң яз тагын да яктырып киткән кебек булды. Хәер, бәйрәм узды, дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки бәйрәм яллары әле дәвам итә. Шуңа күрә дә бүген эфирдагы эшебезне гүзәл затларыбызга багышланган тапшыру белән башлап җибәрәбез. […]