Archive by day Март 12, 2019

12 март. “Татарстан дулкынында”.

12 март. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы  — Татарстан, Башкортстан һәм Россия  рәссамнар берлеге әгъзасы, танылган кылкаләм остасы Камил Ибраһимов.  Аның әле шушы көннәрдә генә Казаныбызда  урнашкан Максим Горький  һәм Федор Шаляпин музеенда  күргәзмәсе ачылды. Тапшыруыбызның икенче өлешендә  график, гамәли- бизәлеш сәнгате рәссамы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыйповка 70 яшь тулу уңаеннан сәхифә тыңлый аласыз.

12 март. “Депутат каналы”.

12 март. “Депутат каналы”.

Бу көннәрдә хезмәт коллективлары, төрле министрлыклар һәм ведомстволар узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә бурычлар билгелиләр. Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясының да җыены узды. Татарстан республикасы Югары Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белән республикабызда яшәүче  күпмилләтле халыкны берләштерү буенча алып барылган эшләр турында әңгәмә булачак.