Archive by day Март 13, 2019

13 март.  “Яшьлек аланы”.

13 март. “Яшьлек аланы”.

Бүгенге тапшыруыбызга кереш итеп без халкыбызның туган тел турында әйткән мәкальләрен кабат хәтердә яңартырга булдык. Ананың балага биргән иң зур бүләге — тел. Ана теле бер булыр ди халык. Әйе, бүген сүзебез нәкъ менә барыбыз өчен дә кадерле булган ана телебез турында. Бу турыда фикерләшү өчен без студиябезгә Казан федераль университетының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният […]

13 март. “Татарстан дулкынында”.

13 март. “Татарстан дулкынында”.

Ниһаять җиһанга яз килә! Гәрчә, һава торышы төрлечә алмашынып торса да, яз сулышы көннән-көн ныграк сизелә, җылы кояш нурларын сагынган кошлар да башкача сайрый, тып-тып тамган тамчыларның җыры да икенче. Тапшыруыбызның бүгенге кунагын да нәкъ менә язның үзе кебек дияр идем. Кышның кыл уртасында дөньяга килсә дә, җырларыннан яз шаукымы ишетелә, йөрәкләрне эретердәй җылылык бөркелә, […]

13 март.  “Юллар чатында”.

13 март. “Юллар чатында”.

Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында фликерлар ясау һәм аларны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү буенча махсус акция оештырганнар. Азнакай районында  «Ата-аналар патруле» шәһәрнең үзәк урамнарына чыкты. Март азагыннан башлап Россиядә автомобильләрне онлайн сатып алып булачак. Россия тимер юллары рәсми сайтында поездларда онытылган әйберләрне эзләү […]

13 март.  Туры элемтә.

13 март. Туры элемтә.

Казан шәһәрендә “Ел укытучысы-2019” билгеле булды һәм бу дәрәҗәгә быел Казанның 2 нче лицей-интернатыннан биология укытучысы Наил Мирсәетов  лаек булды. Туры эфирдагы  “түгәрәк өстәл”дә  ел укытучысы белән бергә Казан шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов, 2 нче лицей-интернат директоры Ирек Ризванов бүгенге көн укытучысы һәм укучылары турында фикер йөртәчәкләр, радиотыңлаучылар белән аралашачаклар.  

13 март.  “Нефть чыккан якларда”.

13 март. “Нефть чыккан якларда”.

«Азнакайнефть» идарәсе тарафыннан 500 миллионынчы тонна кара алтын чыгарылу уңаеннан.   Хезмәт юлын 1951 елда ук электрчы булып башлаган Әкрәм ага Маннанов кара алтын ятмаларын үзләштерә башлаган беренче елларның авырлыклары хакында хатирәләре белән уртаклаша.