Archive by day Март 16, 2019

16 март. “Җиде көн”.

16 март. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләргә легаль бизнеска чыгарга мөмкинлек бирерлек адымнар кирәк булуын әйтте. Бу хакта ул «Пирамида»да Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XI киңәйтелгән утырышында белдерде. Татарстан 2019 елда үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимы кертү буенча сынау проектында катнаша. Бүгенге көндә республикада 4,1 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән. Бүгенге көндә […]

16 март. “Язучылар – балаларга”.

16 март. “Язучылар – балаларга”.

Бүгенге тапшыруда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь һәм рәссам Хәмит Нәҗип улы Латыйпов  иҗаты белән танышырбыз. Авторның балалар- яшьләр өчен язган шигырьләрен  тыңлап аның  күңел халәтен аңларга тырышырбыз.

16 март. Әдәби-музыкаль композиция.

16 март. Әдәби-музыкаль композиция.

Өлкән һәм урта буын тыңлаучыларыбыз хәтерлидер, 1993 елда Татарстанда нефть чыга башлауның 50 еллыгы билгеләп үтелде. Шул вакытта Татарстан радиосында әлеге олы вакыйгага багышланган тапшырулар эшләнде. Бүген сезгә тәкъдим ителә торган язма да әнә шул тапшыруларның берсе. Шул елларда радиобызның әдәбият-сәнгать тапшырулары баш мөхәррире булып эшләгән шагыйрь Әхмәт Рәшит нефть төбәгендә мәдәният үсешен яктыртучы сәхифәләрнең […]