Archive by day Март 23, 2019

23 март. “Җиде көн”.

23 март. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бүген – шимбә, һәм, гадәттәгечә, бу минутларда без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз. Атна башында  Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасында булды. Пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә  Президент Франциядә иде. Дүшәмбедә  бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны парламент җитәкчесе Фәрит […]

23 март.  “Гөлбакча”.

23 март. “Гөлбакча”.

Елгаларда боз китәр вакыт җиткәч безнең якка чәперчекләр кайта. Бу зәңгәр-көрән кошлар бигрәк матурлар. Түгәрәк кара күкрәкчә япкандай, түшләрендә зур тамгалары да бар. Бүген без кошлар турында күбрәк сөйләрбез. Шулай ук балалар бакчасына йөрүче дусларыбыз белән очрашырбыз һәм Энҗе апа Мөэминованың  берничә шигырен укып ишеттерербез.

23 март. Әдәби-музыкаль композиция.

23 март. Әдәби-музыкаль композиция.

Бу шагыйрьнең исемен ишетүгә, безнең радио фондында сакланучы бер язма искә төште. 1990 еллар ахырында безнең коллегабыз, журналист Минвагыйзь Зәйнетдинов “Шигъри төбәккә сәяхәт” дигән тапшырулар шәлкеме әзерләгән иде. Ул вакытта автор безне Самара өлкәсенең Камышлы төбәгенә, Зыя Ярмәки, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалимнәрнең туган бишеге булган, аларның иҗатында, шигырьләрендә җырланган якларга эфир дулкыннарында сәфәргә алып чыккан […]