Archive by day Март 27, 2019

27 март. “Яшьлек аланы”.

27 март. “Яшьлек аланы”.

Бүген, 27 март – Бөтендөнья театр көне. Әлеге күркәм бәйрәм актерларның гына түгел, театрда эшләүче һәркемнең профессиональ бәйрәме. Ул 1961 елдан бирле билгеләп үтелә. Шекспир “Безнең бөтен тормышыбыз – театр, ә без анда актерлар,” – дигән. Димәк, сезне дә, хөрмәтле радиотыңлаучылар, тапшыруыбыз башында ук театр көне белән котлыйбыз! Бүген дөньяның, илебезнең төрле почмакларында театр белән […]

27 март. “Татарстан дулкынында”.

27 март. “Татарстан дулкынында”.

Бу көннәрдә коллегабыз, 2015 елда яман чир аркасында вакытсыз арабыздан киткән журналист Алсу Хәсәнова истәлекләре белән яшибез. Узган атнада Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында аның якты рухына багышланган “Дога” исемле кичә булып узды. Кичәнең авторы – күп еллар радиобызда хезмәт куйган, талантлы музыкант Мөнирә Хәбибуллина. Аның кулына очраклы рәвештә Алсуның төрек милләтеннән  булган ире Ләвәнт […]

27 март. “Юллар чатында”.

27 март. “Юллар чатында”.

  Бүгенге сәхифәбездә: Мәктәп укучыларының язгы каникулы дәвам итә. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәрдә юлдагы һәлакәтләрне кисәтү максатыннан чаралар үткәрә. Бу атнада узган эшлекле дүшәмбедә башкала юлларында башкарылган һәм пландагы эшләр турында хисап тыңланды.

27 март. 7.10 – Туры элемтә.

27 март. 7.10 – Туры элемтә.

Чүпрәле муниципаль  районы үзенең географик халәте, милли составы, табигате һәм  тарихы буенча үзенчәлекле төбәк. Аны республикабызның  көньяк-көнчыгыштагы капкасы дип тә йөртәләр. Чувашия республикасы һәм Ульян өлкәсе белән чиктәш булганлыктан, шушы төбәкләрдә  яшәүчеләр генә түгел, илебезнең  көньяк-көнчыгышындагылар да Татарстанга нәкъ менә Чүпрәле аша килә. Монда татар һәм чуваш халкы, икесе ике диндә булсалар да, гомер-гомергә дус-тату, […]

27 март. “Нефть чыккан якларда”.

27 март. “Нефть чыккан якларда”.

«Азнакайнефть» идарәсе оешканнан бирле табылган кара алтын күләме 500 миллион тоннага җитәчәк.  Хезмәт ветераны, Почет билгесе ордены иясе, «Татнефть»нең  һәм «Азнакайнефть» идарәсенең мактаулы нефтьчесе Зәһинә апа Саянова истәлекләре белән уртаклаша.