Archive by month Март

29 март. «Татарстан дулкынында».

29 март. «Татарстан дулкынында».

Бүген Сезне республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар белән таныштыруны дәвам иттерәбез. Бүген студиябезнең түр башында – Тәлгать Галиуллин. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы Тәлгать Галиуллин. Быел ул бу мәртәбәле бүләккә «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен тәкъдим ителгән.

28 март.  “Офыклар”.

28 март. “Офыклар”.

Татарстан премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән язгы кыр эшләренә әзерлекнең соңгы этабы хакында әңгәмә.

27 март. “Яшьлек аланы”.

27 март. “Яшьлек аланы”.

Бүген, 27 март – Бөтендөнья театр көне. Әлеге күркәм бәйрәм актерларның гына түгел, театрда эшләүче һәркемнең профессиональ бәйрәме. Ул 1961 елдан бирле билгеләп үтелә. Шекспир “Безнең бөтен тормышыбыз – театр, ә без анда актерлар,” – дигән. Димәк, сезне дә, хөрмәтле радиотыңлаучылар, тапшыруыбыз башында ук театр көне белән котлыйбыз! Бүген дөньяның, илебезнең төрле почмакларында театр белән […]

27 март. “Татарстан дулкынында”.

27 март. “Татарстан дулкынында”.

Бу көннәрдә коллегабыз, 2015 елда яман чир аркасында вакытсыз арабыздан киткән журналист Алсу Хәсәнова истәлекләре белән яшибез. Узган атнада Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында аның якты рухына багышланган “Дога” исемле кичә булып узды. Кичәнең авторы – күп еллар радиобызда хезмәт куйган, талантлы музыкант Мөнирә Хәбибуллина. Аның кулына очраклы рәвештә Алсуның төрек милләтеннән  булган ире Ләвәнт […]