Archive by month Апрель

30 апрель. «Татарстан дулкынында».

30 апрель. «Татарстан дулкынында».

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Канәфия Абзалетдин улы Нәфыйковның   «Хәзинә» милли галереясында шәхси күргәзмәсе ачылды. Бүгенге тапшыруда без кылкаләм остасы белән рәсем сәнгате турында сөйләшербез. Тапшыруыбызның икенче өлешендә Туфан Миңнуллинның  «Ай кемнеке» дигән хикәясен тыңлый аласыз.

30 апрель.  “Пар канатлар”.

30 апрель. “Пар канатлар”.

Тапшыру гыйбрәтле язмышлы шагыйрь Габбас Әхмәтҗановның катлаулы тормышы һәм иҗатына багышлана. Болар хакында аның кызы Гөлнур Хаҗипова-Әхмәтҗанова сөйли. Тапшыруда шагыйрьнең шигырьләрен  Идел Кыямов укый.

29 апрель.  “Сердәшханә”.

29 апрель. “Сердәшханә”.

Бүгенге яшьләр  үз иҗатларында бүгенге вәзгыятькә, яшәешебезгә , алдагы көннәребезгә үз карашларын белдереп үткен фикерләрен әйтеп, теркәп калдырырга тырышалар. Яшь каләм тибрәтүчеләрне язучылар берлеге дә күз уңында тота, алар белән төрле очрашулар, конкурслар уздыра.  Бүген без яшь иҗатчыларның үзләре укуында кайбер шигырьләрен ишетербез.

29 апрель. Туры элемтә.

29 апрель. Туры элемтә.

Атлар  татар халкы тормышында аерым урын алып тора: игенче ат җигеп  җир эшкәрткән, җигүле ат белән тормышын алып барган, ир-егетләр яуга атка атланып киткән. Соңгы елларда республикабызда ат үрчетүгә  игътибар арта башлады һәм татар атлары токымы  рәсми рәвештә теркәлде. Бу эш белән  Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, галимнәр, аерым алганда, Казан дәүләт  ветеринария  академиясе  […]