Archive by day Апрель 1, 2019

1 апрель.  “Сердәшханә”.

1 апрель. “Сердәшханә”.

Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россиядә 2019 ел “Театр елы” дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан Татарстаныбызда да төрле чаралар уза. Республикабызда балалар театр студияләре дә эшләп килә. Бүген без Казанның Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат үзәгендә эшләп килүче татар театр мәктәбе укучылары белән очрашып, аларның кайбер фикерләрен, теләкләрен ишетербез.

1 апрель. 7.10 – Туры элемтә.

1 апрель. 7.10 – Туры элемтә.

Һәр елны  апрель-май айларында  мохитне чистарту буенча үткәрелә торган икеайлык  быел кайсы ягы белән аерылып торачак?  Икеайлык вакытында башкарылачак эшләр турында Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров туры эфирда сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

1 апрель.  “Актуаль интервью”.

1 апрель. “Актуаль интервью”.

Узган атнада мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме һәм  халыкара Театр көне билгеләп үтелде.  Шул уңайдан  Чүпрәле  район китапханәсе  халык арасында алып барган мәдәни-агарту эшчәнлеге турында китапханә хезмәткәрләре Зөлфия Кәримова, Резедә Фәезова һәм Рәмилә Җамалетдинова, шулай ук озак еллар китапханәдә эшләгән чуваш милләте вәкиле Светлана Фадеева сөйли.

1 апрель. “Музыкаль мизгелләр”

1 апрель. “Музыкаль мизгелләр”

Хөрмәтле тыңлаучылар! Сезне “Музыкаль мизгелләр” сәхифәсен тыңларга чакырабыз. Гадәттә апрельнең беренче көнен көлке көне буларак билгеләп үтәбез. Көлү кешеләрдә уңай хис-тойгылар уята,  гомерләрне озайта. Тикмәгә генә халыкта “Көлегез, көлегез, файдасы күп – белегез” дип әйтмиләр бит. Бүгенге иртәбезне дә күтәренке кәеф һәм шаян җырлар белән башлыйк.