Archive by day Апрель 3, 2019

3 апрель. “Татарстан дулкынында”.

3 апрель. “Татарстан дулкынында”.

Иҗат кешеләре һәр язны аеруча зур дулкынлану белән каршы ала. Юк, язгы кичерешләр, шаулап  аккан кар сулары, кошлар сайравы гына түгел, ә ел саен көтеп алынган Тукай премиясе ияләрен билгеләү дә һәркайсыбызны бүгенге татар әдәбиятының язмышы турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә. Быелгы кандидатлар арасында татар әдәбиятын күтәрүгә зур өлеш керткән, гомерләрен иҗатка багышлаган, […]

3 апрель. “Гаилә. Аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге”

3 апрель. “Гаилә. Аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге”

Ульяновскида “Гаилә. Аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага  мөселман яшьләре форумы үткәрелде. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең  гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау буенча алып барган эшчәнлеге,  Татарстан белән элемтәләре турында  Ульяновск өлкә  татар милли-мәдәни автономиясе рәисе  Рәмис Сафин  белән  әңгәмә.

3 апрель. “Юллар чатында”.

3 апрель. “Юллар чатында”.

Хөрмәтле тыңлаучыларыбыз! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләргә кирәклеген исегезгә төшереп үтәбез. Автомәктәпләр төп белем бирү программаларын ЮХИДИ белән килештерергә тиеш. Бу турыдагы документ 7 апрельдә үз көченә керә. ЮХИДИ идарәсе элеккечә үк автомобиль номерлары бирү хокукына ия булачак. Казанда юлларны пычрактан һәм чүп-чардан чистарту эшләре башланды. Безнең сәхифәбездә балалар өчен махсус […]

3 апрель.   Туры элемтә.

3 апрель. Туры элемтә.

Табигый газ приборларын дөрес файдаланмау, газ җиһазларына  вакытында  тикшерү үткәрмәү, көнкүрештә  саклану чаралары күрмәү аяныч  нәтиҗәләргә китерә: соңгы вакытларда  Россиянең  кайбер төбәкләрендә  зур корбаннарга китергән һәлакәтләр булды.  Мондый вәзгыятьтән  файдаланучы  мошенниклар да күбәеп китте. Республикабызда фаҗигалар булмасын,  куркынычсызлык кагыйдәләре  үтәлсен өчен  нинди чаралар күрелә? Гомумән,  газ хуҗалыгының торышы нинди? Бу сорауларга туры эфирда “Казан горгаз” […]

3 апрель. “Нефть чыккан якларда”.

3 апрель. “Нефть чыккан якларда”.

Кемнең ил министры машинасына утырып, Мәскәү буйлап йөргәне бар икән? Хәзерге чорда моңа ышанмаслык кебек булса да, Әлмәттән элеккеге нефть — газ чыгару операторы, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән  Сәхипҗан  Фәретдинов өчен ул чынбарлык…