Archive by day Апрель 8, 2019

8 апрель. “Сердәшханә”.

8 апрель. “Сердәшханә”.

Апрель – туган тел, шигьрият ае. Бүгенге тапшыруыбызда да ана телебез сагында торучы бер төркем егет – кызлар катнаша. Аларның  кайбер чыгышлары сезне дә битараф калдырмас, бергәләп тыңлыйк.

8 апрель. “Татарстан дулкынында”.

8 апрель. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге “Татарстан дулкынында” тапшыруы безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайга кагылышлы булачак. Аның беренче өлешендә без сезне Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгва кылучы кондидатларның берсе-“Созвездие – йолдызлык” конкурсы белән таныштырырбыз.   Ә икенче өлешендә “Безнең мирас” журналының 4 нче- апрель ае санына күзәтү ясарбыз.    

8 апрель. «Яңа көн».

8 апрель. «Яңа көн».

Халкыбызда бәрәңгене икенче икмәк диләр.  Аны һәр гаилә күпләп куллана. Әмма соңгы елларда ул культура  төрле авыруларга дучар була. Хәзер  бәрәңге утыртыр вакыт якынлаша. Шәхси хуҗалыкларда бакчачылар нәрсәгә игътибар итәргә тиеш? Болар хакында  “Россельхознадзор”ның  Татарстан республикасы буенча  идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм орлыкчылык  бүлеге белгече  Миләүшә Кадырова сөйли.

8 апрель.  Туры элемтә.

8 апрель. Туры элемтә.

8 нче апрельдә  хәрби  комиссариат  хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан,  Армиягә  язгы чакырылыш баруын исәпкә алып, тапшыруда  Татарстан хәрби комиссариатының яшьләрне Армиягә чакыру бүлеге  җитәкчесе урынбасары, подполковник Илшат Кәримов катнашачак. Ул  язгы чакырылышның барышы, быел Армиягә кемнәр озатылуы, кемнәр азат ителүе, сәламәтлек буенча таләпләр турында сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.  

8 апрель. “Нефть чыккан якларда”.

8 апрель. “Нефть чыккан якларда”.

Республикабыз нефтьчеләре елның беренче кварталын уңышлы төгәлләделәр, билгеләнгән бурычлар арттырып үтәлде. Сәхифәнең икенче өлеше танылган бораулау мастеры, Социалистик Хезмәт Герое Дамир Нуретдинов истәлегенә багышлана.