Archive by day Апрель 10, 2019

10 апрель.  “Яшьлек аланы”.

10 апрель. “Яшьлек аланы”.

Студиябезнең бүгенге кунагы – Габдрахман авылы мәдәният йорты директоры Айдар Газизуллин. Без аның белән яшьләрнең авылның мәдәни тормышында катнашуы хакында әңгәмә корабыз.

10 апрель. “Татарстан дулкынында”.

10 апрель. “Татарстан дулкынында”.

Җиһанда яз. Табигатьнең яңару, яшәрү алып килгән мәле. “Яздан аерып булмый Тукайны!”, — дигәндәй, һәр татар күңеле өчен Яз һәм Тукай сүзләре гел янәшә йөри торгандыр. Бөек шагыйребез туган айда тапшыруларыбызда республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә кандидатлар турында сөйлибез. Быелгы кандидатлар арасында татар әдәбиятын һәм сәнгатен күтәрүгә зур өлеш керткән, гомерләрен иҗатка багышлаган, лаеклы шәхесләребез […]

10 апрель. “Старт”.

10 апрель. “Старт”.

Идел буе федераль университеты профессоры, республикабызда физкультура, спорт һәм спорт медицинасы юнәлешендә иң зур белгечләрнең берсе, биология фәннәре докторы Ринат әфәнде Авзалов белән Россия Президенты В.В.Путинның  физкультура хәрәкәтен киңрәк җәелдерү уңаеннан  махсус Советта чыгышы буенча фикер алышу.

10 апрель. “Юллар чатында”.

10 апрель. “Юллар чатында”.

Хәерле иртә, хөрмәтле радиотыңлаучылар! Иртәнге эфирда “Юллар чатында” сәхифәсе. Дәүләт Думасында юл хәрәкәтендәге кайбер кагыйдәләрне бозган өчен җәзаны катгыйландыру турындагы закон проектларын карыйлар. Россия Дәүләт автоинспекциясе автомәктәпләрдә контрольне көчәйтә. 15 апрельдән федераль трассаларының түләүле участокларында тарифлар үзгәрә. Киләсе атнада төбәк әһәмиятендәге  автомобиль юлларында зур йөк автомобильләре хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

10 апрель. “Актуаль интервью”.

10 апрель. “Актуаль интервью”.

11 апрельдә Казанда  дөньякүләм  венчур форумы ачыла. Анда  Россия,  шулай ук Франция, АКШ,  Швейцария, Япония, Кытай һәм башка  илләр вәкилләре төрле темаларга фикер алышачаклар. Болар  хакында һәм  соңгы елларда  барлыкка килгән яңалыклар турында Татарстан республикасы инвестиция-венчур фонды директоры  Айнур Айделдинов сөйли.

10 апрель. Туры элемтә.

10 апрель. Туры элемтә.

Язның бер көне ел туйдыра,  кырга чыгар, буразналар сызар вакыт якынлаша. Әлегә  басуларда кар ятса да, кайбер районнарда инде  кыр эшләрен башлап җибәрделәр, уҗымнарны тукландыру алып барыла. Быел  игенчеләребез алдына  нинди бурычлар куела, язгы кыр эшләрен  вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү өчен  бөтен чаралар да күрелгәнме? Болар хакында  туры эфирда Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм […]