Archive by day Апрель 13, 2019

13 апрель.  “Җиде көн”.

13 апрель. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бүген – шимбә, һәм, гадәттәгечә, бу вакытларда без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз. Бу атнада Татарстанга Россия вице-премьеры Дмитрий Козак килде. Пәнҗешәмбедә ул Чаллыда Кама автозаводлар комплексының 50 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырыш алдыннан, Дмитрий Козак белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан автогигантының […]

13 апрель. “Гөлбакча”.

13 апрель. “Гөлбакча”.

Бүгенге тапшыруда без  табигатьтәге язгы үзгәрешләр, кошлар дөньясы турында сөйләрбез. Апрель – шигърият ае.  Балалар бакчаларына  йөрүче дусларыбыз да бу көннәрдә  “Мин шигырьләр яратам” дигән конкурска әзерләнә. Бүген аларның кайберләре безнең тапшыруда  да катнаша. бакчаларына  йөрүче дусларыбыз да бу көннәрдә  “Мин шигырьләр яратам” дигән конкурска әзерләнә. Бүген аларның кайберләре безнең тапшыруда  да катнаша.

13 апрель. Әдәби-музыкаль композиция.

13 апрель. Әдәби-музыкаль композиция.

Яз ае, шигърият фасылының яңа иртәсенә атлап кердек, дуслар.  Шуңа күрә дә эфир көнебезне шигъри сүз белән башлыйк. Хәзер без, сезнең белән бергәләп, олы иҗат иясе – Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт  премиясе лауреаты шагыйрь Зөлфәт шигырләрен тыңларбыз. Аны Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия тетары актеры Фәннүр Мөхәммәтҗанов укый.