Archive by day Апрель 17, 2019

17 апрель.  “Яшьлек аланы”.

17 апрель. “Яшьлек аланы”.

Бүгенге тапшыруда без Сезне яшь иҗатчы-автор Чулпан Хаҗиева белән таныштырабыз. Ул үзе Казаныбызның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясендә 11 нче сыйныфта укый. Үзен әдәбиятта проза өлкәсендә сыный: хикәяләр яза. 2018 елда аның хикәяләре Россиякүләм “Глаголица” иҗат конкурсында Гран-прига лаек була. Тагын шунысы сөенечле, “Казан утлары” журналының “Яңа исемнәр” дигән рубрикада Чулпанның “Әсәлем” хикәясе укучыларга тәкъдим […]

17 апрель.  “Татарстан дулкынында”.

17 апрель. “Татарстан дулкынында”.

«Акыл – тузмас кием, гыйлем – корымас кое», – дигән бабаларыбыз. Халкыбыз элек-электән гыйлемле, укымышлы милләт икәнен раслап килгән. Нинди генә сәяси-иҗтимагый шартларда яшәсә дә, ул мәгърифәт юлына йөз тоткан, белем учагын сүндермичә, аны буыннан-буынга тапшыра барган. Балаларны кечкенәдән үк Шәригать кануннарына, әхлакъ һәм әдәпкә өйрәткән. 7-8 яшькә җиткәч, мәдрәсәгә укырга биргән. Алар 20-25 яшькәчә […]

17 апрель. «Старт».

17 апрель. «Старт».

Рафыйк Мадъяров белән Казанның “Батыр” комплексында Нәкыйп Мадъяров истәлегенә 29 нчы тапкыр үткәрелгән Бөтенроссия турниры һәм самбо көрәшенең үсеш перспективалары хакында әңгәмә.

17 апрель. Туры элемтә.

17 апрель. Туры элемтә.

18 апрельдә  Халыкара  һәйкәлләр һәм истәлекле  урыннар көне  билгеләп үтелә.  Татарстанда  бөтен дөнья халкын кызыксындырган тарихи урыннар бик күп, республикага килгән туристлар саны елдан-ел арта бара.  Аларның игътибарын аеруча  нинди объектлар җәлеп итә? Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча республикабызда нинди чаралар күрелә? Болар хакында туры эфирда  Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе […]

17 апрель. «Башкортстанда Татарстан республикасы көннәре башлана».

17 апрель. «Башкортстанда Татарстан республикасы көннәре башлана».

Бүген Башкортстанда Татарстан республикасы көннәре башлана. Чаралар программасы шактый бай булачак. Аерым алганда, ике республиканың Фәннәр Академияләре Президиумнарының уртак утырышлары, берничә күргәзмә проекты, Татарстанның сәнгать осталары концерты оештырылачак. Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкорстан республикасындагы  татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак. Башкортстан Язучылар Берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Фәния Габидуллина белән Татарстан радиосы журналисты […]