Archive by day Апрель 21, 2019

21 апрель. “Татарстан дулкынында”.

21 апрель. “Татарстан дулкынында”.

Бүген игътибарыгызга “Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсе тәкъдим ителә. Бу сәхифәләрдә без, сез беләсез инде, сез көткән, сезнең өчен тансык булган кунакларны студиягә чакырабыз. Менә бүген шундый шәхесләрнең берсе — язучы Марат Закир. Саҗидә Сөйләманова, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ни өчен бүген, нәкъ мен шушы вакытта аны чакыруыбызның сәбәбе бар. […]

21 апрель.  “Көмеш кыңгырау”.

21 апрель. “Көмеш кыңгырау”.

Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышын  “Без — Тукай оныклары” дип атарга булдык. Бу көннәрдә Татарстанда гына түгел, татар яшәгән барлык илләрдә дә бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алып, аның әсәрләрен барлап   шигырь бәйрәмнәре уза. Без дә дусларыбыз укуында Габдулла Тукай шигырьләре һәм балаларның Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрен ишетербез.