Archive by day Апрель 23, 2019

23 апрель. Концертлар.

23 апрель. Концертлар.

Көндезге концерт. Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Сезне көндезге концерт тыңларга чакырабыз. Без аны Илсур Хөснетдинов әсәрләреннән төзедек. Оркестр өчен  “Тукай поэмасы”н Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы оркестры башкара. Дирижер Альберт Шәрәфетдинов. Габдулла Тукай шигырләренә җырлар.

23 апрель.  “Татарстан дулкынында”.

23 апрель. “Татарстан дулкынында”.

Бүгенге тапшыруда  танылган шагыйрә, ветеран укытучы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова белән кызыклы очрашу көтә. Авторның үзе укуында шигырьләре  һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар да ишетерсез.

23 апрель. “Депутат каналы”.

23 апрель. “Депутат каналы”.

“Күрше хакы – тәңре хакы”. Башкортстанда Татарстан көннәре узды. Ике республика җитәкчесе  һәм  бу чарада катнашучылар  татар-башкорт халкының  бүлешер әйберләре юклыгы, аларның  телләре, әдәбиятлары, сәнгате, гореф-гадәтләре, йолалары һәм  диннәре бер үк булу турында  сөйләделәр. Татарстан халыклары Дуслыгы йортында соңгы вакытта үткәрелгән чаралар шулай ук  татар-башкорт халкының дуслыгы темасына багышланды. Болар хакында һәм  быел уздырылачак  сайлау […]