Archive by day Апрель 24, 2019

24 апрель.  “Яшьлек аланы”.

24 апрель. “Яшьлек аланы”.

Аланыбызга керергә әзер торучы бүгенге яшьләр – талантлы, актив, креатив һәм алар Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь, өметле актерлары. Инде аларны атап та үтик – болар Фаил Сафиуллин, Рифат Әхмәдиев, Алмаз Шаһимәрданов һәм Айзил Фазлыев. Алар белән сөйләшүебезнең темасы да үзенчәлекле. Без бүген театрда яшь актерлар тормышы, аларның иҗат итү мизгелләре, сәләтләре, сөенечләре һәм […]

24 апрель. “Татарстан дулкынында”.

24 апрель. “Татарстан дулкынында”.

Узган атнада Татарстан Милли китапханәсендә «Ел китабы – 2017» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Биредә 2017 елда дөнья күргән һәм 2018 елда иң күп укылган китапларның авторларын котладылар. Әлеге күркәм бәйрәм кичәсендә конкурста җиңеп чыккан китапларның авторлары – әдипләр һәм галимнәр, жюри әгъзалары, нәшриятлар һәм вакытлы матбугат басмалары вәкилләре, республика китапханәләре җитәкчеләре катнашты. «Ел […]

24 апрель. «Юллар чатында».

24 апрель. «Юллар чатында».

Федерация Советы кәгазь һәм электрон полислар статусын тигезләде. Узган атнада Казанда 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында автомобильдә йөрү  буенча республика конкурсы узды. Ярышларда Татарстанның 32 шәһәреннән һәм районыннан 100дән артык яшь автомобильче катнашты. 1 майдан Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләрен куярга мөмкинлек бирәчәк дәүләт стандартлары үз көченә керә. Сезгә имин юллар теләп калабыз!

24 апрель. Туры элемтә.

24 апрель. Туры элемтә.

Республикабызда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Быел игенчеләребез һава шартларының нинди булуына карамастан, мул уңыш алу бурычын куялар. Халкыбызда “Ир мактаныр, корал эшләр” дигән сүзләр бар. Игенчеләребез  югары сыйфатлы орлык та әзерләргә, кирәк кадәр ашлама да тупларга, ягулык-майлау материаллары белән дә тәэмин итәргә мөмкин. Әмма  техника һәм чәчү агрегатлары төзек булмаса,  эшне  үз вакытында […]

24 апрель. “Нефть чыккан якларда”.

24 апрель. “Нефть чыккан якларда”.

Республикабызда хезмәтне саклау буенча айлык дәвам итә. «Татнефть» предприятиеләрендә хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүгә җитди игътибар бирелә, әлеге уңайдан махсус программаны тормышка ашыруга ел саен зур күләмдә акча бүленә.