Archive by day Апрель 26, 2019

26 апрель. “Яздан аерып булмый Тукайны”.

26 апрель. “Яздан аерып булмый Тукайны”.

Әдәби-музыкаль композиция. “Яздан аерып булмый Тукайны” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция.  Без аны Габдулла Тукай шигырьләренә башкарыла торган халык көйләре, композиторларыбыз әсәрләреннән һәм татар шагыйрьләренең Тукайга багышланган шигырьләреннән төзедек.

26 апрель.  «Татарстан дулкынында».

26 апрель. «Татарстан дулкынында».

Әйе, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бөек шагыйребез Г.Тукай бәйрәме, бөек шигърият бәйрәме! Бу минутларда башкалабыз Казанда бәйрәм чаралары дәвам итә. Без дә эшебезне сөекле шагыйребез Г.Тукай шигырьләрен һәм аның шигырьләренә башкарыла торган җырлар тыңлап башлыйк. Шигырьләр нәфис сүз остасы Айрат Арслан язмасында яңгырый. Тапшыруыбызның икенче өлешендә КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара баглынышлар институты студентлары […]

26 апрель.  “Музыкаль мизгелләр”.

26 апрель. “Музыкаль мизгелләр”.

Мәшһүр  шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әзерләнгән  “Музыкаль  мизгелләр”  сәхифәсен тыңларга чакырабыз. Аның  бүгенге чыгарылышында халкыбыз язмышы һәм туган телебезгә, илебезгә багышланган җырлар яңгырар.