Archive by day Апрель 27, 2019

27 апрель. “Пар канатлар”.

27 апрель. “Пар канатлар”.

Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды белән берлектә республикабыз театрларында, шәһәр, район яки авыл мәдәният сарайларында ел саен “Гаилә бәйрәме” – “Пар канатлар” кичәсе үткәрә. Татарстан радиосында 50 ел эшләгән хезмәттәшебез, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовка быел апрельдә 80 яшь тулуын һәм бу җырчының “Пар канатлар” кичәләрендә даими катнашуын […]

27 апрель. “Җиде көн”.

27 апрель. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бүген – шимбә, һәм, гадәттәгечә, бу вакытларда без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз.   Казанда XI «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» халыкара икътисад саммиты үткәрелде. Аның төп темасы –  «Россия-Ислам дөньясы: перспективалардан гамәли тормышка ашыруга». Кичә   Татарстанда  иң милли һәм мәгънәле  бәйрәмнәребезнең берсен – Туган тел һәм Тукай туган көнен […]

27 апрель.  “Язучылар — балаларга”.

27 апрель. “Язучылар — балаларга”.

Бүгенге тапшыруыбыз шагыйрә  Бикә Рәхимова иҗатына багышлана. Аның тууына 10 апрельдә 80 ел тулды. Бүген без авторның иң нәниләр өчен язган шигырьләрен тыңларбыз. Авторның  вафатына берникадәр элегрәк язып алынган әңгәмәсен тыңлап хәтер яңартырбыз.

27 апрель. «Шигърият бәйрәме».

27 апрель. «Шигърият бәйрәме».

26 апрель — сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә әдәбият-сәнгать дөньясында айның төп вакыйгасы булып үтте. Шагыйрьнең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры ышыгындагы һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме уздырылды. Тапшыруда әлеге вакыйгадан репотаж тәкъдим ителә. фото https://www.tatar-inform.ru/