Archive by day Апрель 30, 2019

30 апрель. «Татарстан дулкынында».

30 апрель. «Татарстан дулкынында».

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Канәфия Абзалетдин улы Нәфыйковның   «Хәзинә» милли галереясында шәхси күргәзмәсе ачылды. Бүгенге тапшыруда без кылкаләм остасы белән рәсем сәнгате турында сөйләшербез. Тапшыруыбызның икенче өлешендә Туфан Миңнуллинның  «Ай кемнеке» дигән хикәясен тыңлый аласыз.

30 апрель.  “Пар канатлар”.

30 апрель. “Пар канатлар”.

Тапшыру гыйбрәтле язмышлы шагыйрь Габбас Әхмәтҗановның катлаулы тормышы һәм иҗатына багышлана. Болар хакында аның кызы Гөлнур Хаҗипова-Әхмәтҗанова сөйли. Тапшыруда шагыйрьнең шигырьләрен  Идел Кыямов укый.