Archive by month Апрель

28 апрель.  “Тел күрке – сүз”.

28 апрель. “Тел күрке – сүз”.

Тапшыруда Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның “Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр” дигән китабы белән таныштыру дәвам итә. “Ана теле дәресе”ндә академик Рузәл Йосыпов чыгышы бирелә. “Хәтер сандыгы” сәхифәсендә “Тел күрке — сүз” тапшыруы өчен 1970 елларда әзерләнгән язма кабатлап тәкъдим ителә, биредә Рәсүл Гамзатовның “Минем Дагыстаным” дигән әсәреннән өзек Камал Саттарова язмасында тәкъдим ителә.

28 апрель.  “Татарстан дулкынында”.

28 апрель. “Татарстан дулкынында”.

26 апрель — сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә әдәбият-сәнгать дөньясында айның төп вакыйгасы булып үтте. Шагыйрьнең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры ышыгындагы һәйкәле каршында Шигърият бәйрәме уздырылды. Тапшыруда әлеге вакыйгадан репотаж тәкъдим ителә. 2  нче тапшыру.     фото https://www.tatar-inform.ru/

28 апрель.  “Көмеш кыңгырау”.

28 апрель. “Көмеш кыңгырау”.

Cезнең  җылы яңгырдан соң күк читендә салават күпере күреп куанганыгыз бардыр инде. Ә менә  “Салават күпере “  ” журналын  барыгыз да кулына   алып укыганы бармы икән? Кызык та, мавыктыргыч та булган әлеге журнал бүген безнең  тапшыруыбыз кунагы. Аның битләрен актарып серләр дөньясын ачыйк.

27 апрель. “Пар канатлар”.

27 апрель. “Пар канатлар”.

Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды белән берлектә республикабыз театрларында, шәһәр, район яки авыл мәдәният сарайларында ел саен “Гаилә бәйрәме” – “Пар канатлар” кичәсе үткәрә. Татарстан радиосында 50 ел эшләгән хезмәттәшебез, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовка быел апрельдә 80 яшь тулуын һәм бу җырчының “Пар канатлар” кичәләрендә даими катнашуын […]

27 апрель. “Җиде көн”.

27 апрель. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. Бүген – шимбә, һәм, гадәттәгечә, бу вакытларда без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз.   Казанда XI «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» халыкара икътисад саммиты үткәрелде. Аның төп темасы –  «Россия-Ислам дөньясы: перспективалардан гамәли тормышка ашыруга». Кичә   Татарстанда  иң милли һәм мәгънәле  бәйрәмнәребезнең берсен – Туган тел һәм Тукай туган көнен […]

27 апрель.  “Язучылар — балаларга”.

27 апрель. “Язучылар — балаларга”.

Бүгенге тапшыруыбыз шагыйрә  Бикә Рәхимова иҗатына багышлана. Аның тууына 10 апрельдә 80 ел тулды. Бүген без авторның иң нәниләр өчен язган шигырьләрен тыңларбыз. Авторның  вафатына берникадәр элегрәк язып алынган әңгәмәсен тыңлап хәтер яңартырбыз.