Archive by month Май

31 май. Концертлар.

31 май. Концертлар.

Көндезге концерт. Анатолий Луппов әсәрләре. Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, композитор Анатолий Луппов әсәрләреннән төзелгән концерт тыңларга чакырабыз. Бу көннәрдә ул үзенең 90-еллык юбилеен билгеләп үтә.

31 май.  «Татарстан дулкынында».

31 май. «Татарстан дулкынында».

1. Иртәгә Казанда театраль даирәдәге иң зур вакыйгаларның берсе – төрки халыкларның “Нәүрүз” дип аталган халыкара театр фестивале башланып китәчәк. Ул быел 14 нче тапкыр үткәреләчәк. Фестиваль Башкорт театр сәнгатенә багышлана. Фестивальдә Башкортстаннан барлыгы 6 театр катнаша. Тарихка күз салсак, беренче тапкыр «Нәүрүз» фестивале 1989 елда  СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары буенча Алма-Атада уза. СССР таркалганнан […]

30 май.  “Офыклар”.

30 май. “Офыклар”.

Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе, Татарстан җитәкчелегенең авыл хуҗалыгына карата булган сәясәте хакында әңгәмә.

30 май. “Татарстан дулкынында”.

30 май. “Татарстан дулкынында”.

Һәвәскәр композиторлар иҗаты турында булган “Җыр чишмәләре” дигән циклдан Казанда яшәп иҗат итүче һәвәскәр композитор, музыкант, аранжировщик Азат Хөсәенов иҗатына багышланган тапшыру. Тапшыруны танылган композитор һәм җырчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның һәвәскәр композиторлар оешмасы рәисе, Татарстан республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең фәнни хезмәткәре […]

29 май.  “Яшьлек аланы”.

29 май. “Яшьлек аланы”.

1. Бу көннәрдә башкалабызда яшьләр дөньясында зур вакыйга булып үтте. Быел 7 нче тапкыр үткәрелә торган Бөтенроссия эшче яшьләр форумы тәмамланды. Анда Россиянең 35 субъектыннан 300 кеше катнашты. Алар төрле һөнәр ияләре. Кемдер сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгы, транспорт өлкәсендә эшли, урыннарда яшьләр берләшмәләрен җитәкләүчеләр, профильле уку йортлары студентлары да бар иде. Форумда катнашучылар өчен төрле мастер-класслар, […]

29 май. «Татарстан дулкынында».

29 май. «Татарстан дулкынында».

  Бүген без башкалабызның үзәгендә эшләп килүче Казан шәһәр филармониясенә юл тотарбыз. Менә инде егерме елдан артык бу оешма җыр-моң сөючеләргә хезмәт күрсәтә. Казанның  Мәдәният идарәсе карамагында дистәдән артык мәдәният сарае бар. Әнә шул мәдәният йортларында концертлар кую – Филармониянең төп  вазыйфаларның берсе. Мәдәният үзәкләренең яңалары да ел саен ачылып тора. Төрле бистәләрдә яшәүчеләргә үзләренең […]