Archive by day Май 5, 2019

5 май. “Татарстан дулкынында”.

5 май. “Татарстан дулкынында”.

“Кызыклы очрашулар кунакханәсе” сәхифәсенең түр башында – танылган шагыйрь һәм туган якны өйрәнүче галим Дамир Гарифуллин. Биредә ул соңгы еллардагы табышлары турында сөйли, үзенең нәсел тамырларын, туганнарын, иҗат юлын бәян итә. Тапшыру Дамир Гарифуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнде.

5 май. “Көмеш кыңгырау”.

5 май. “Көмеш кыңгырау”.

Мәктәп-гимназияләрдә, уку йортларында бу көннәрдә ветераннар белән очрашулар үтә. Сугыш ветераннарына шефлык итү, алар сөйләгән истәлекләрне язып бастыру, стендлар эшләү, мәктәп музейларында экспонатлар белән танышу кебек бәйрәм мәшәкатьләре укучыларны өлкән буын  белән якынайта, хәтеребезне барлый.  Без дә бүгенге тапшыруыбызда сугыш елларын чагылдырган истәлекләр аша үткәннәргә сәяхәт кылырбыз.