Archive by day Май 6, 2019

6 май. “Сердәшханә”.

6 май. “Сердәшханә”.

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы — җыр дигән серле дөньяда үзен раслап килүче яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллина.  Бүген без аның белән әңгәмә корып, ирешелгән уңышлары һәм киләчәккә уй- хыяллары турында ишетербез, аның башкаруында  җыр тыңларбыз.

6 май.  Туры элемтә.

6 май. Туры элемтә.

Республикабызда янгыннарга каршы айлык дәвам итә. Урманнарда фаҗигале хәлләр килеп чыкмасын өчен нинди чаралар күрелә? Болар хакында  туры эфирда Казан дәүләт аграр университетының  урман һәм  табигатьне саклау факультеты профессоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы Харис Мусин сөйли һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирә.

6 май. “Музыкаль мизгелләр”.

6 май. “Музыкаль мизгелләр”.

  Бүген  бөтен  мөселман  дөньясы  изге  Рамазан Шәриф аена  керде. Шушы  олуг бәйрәм белән ихлас котлап, без сезнең игътибарга “Изге  Рамазан ае  белән!”  дигән  музыкаль  программа  тәкъдим  итәбез. Анда  халкыбызның  борынгы рухи  мирасы үрнәкләре, бәетләр һәм  мөнәҗәтләр яңгырый.