Archive by day Май 7, 2019

7 май. «Татарстан дулкынында».

7 май. «Татарстан дулкынында».

Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, яу кырыннан кайта алмаганнар  рухы һәм толлар алдында баш иеп, бүгенге тапшыруыбызда сугыш чоры балалары кичергән газаплы тормыш һәм аларның эчке кичерешләре  турында  сезнең игьтибарга  “Тальян моңы” яки “сукачы малайлар” дигән хикәя тәкьдим итәбез.  Аны Татарстанның һәм Россиянең халык артисты   Әзһәр Шакир укый.

7 май.  «Депутат каналы».

7 май. «Депутат каналы».

 7 нче май – радио һәм  элемтә хезмәткәрләре көне. Татарстан дәүләт радиосы  коллективы депутатлар белән  тыгыз элемтәдә яши, аларның эшчәнлеген “Депутат каналы” тапшыруларында, “Яңалыклар” чыгарылышында даими яктыртып бара.  Татарстан республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев бу элемтәнең  отышлы яклары турында сөйләячәк, шулай ук быел көз үткәреләчәк  […]

7 май.  “Музыкаль мизгелләр”.

7 май. “Музыкаль мизгелләр”.

Бүген Россиядә Радио һәм элемтә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Менә инде ничә еллар дәвамында Татарстан радиосы һәр көн үзенең тыңлаучыларын сөендереп килә. Шул уңайдан радиоларда эшләүче коллегаларыбызны һәм элемтәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Бүгенге концертыбызны күп еллар Татарстан радиосының  музыкаль тапшырулар редакциясен җитәкләгән халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовның җырлары белән башлап җибәрбез. […]