Archive by day Май 8, 2019

8 май.  “Татарстан дулкынында”.

8 май. “Татарстан дулкынында”.

Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә багышлана. Бу көннәрдә илебез Бөек Ватан сугышында җиңү бәйрәме рухы белән яши. Республикабыз халкы да бу  Җинүгә зур өлеш керткән. Сугыш елларында якташларыбыз үзләрен кыю һәм курку белмәс сугышчы итеп күрсәтәләр. Каһарман шагыйрь Муса Җәлил, Брест ныгытмасы саклауда тиңсез батырлык күрсәткән Петр Гаврилов, кыю очучы Мәгубә Сыртланова, Александр Матросов батырлыгын […]

8 май.  “Старт”.

8 май. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас Гафиятов белән Россия Президенты В.В.Путинның физкультура хәрәкәтен һәм спортны үстерү максатында Россия хөкүмәте алдына куйган яңа бурычлары яктылыгында һәм юнәлешендә Татарстанда спортны һәм физик культураны яңа баскычка күтәрү мөмкинлекләре хакында әңгәмә.

8 май.   “Юллар чатында”.

8 май. “Юллар чатында”.

Чәршәмбе иртәсе эфирында, гадәттәгечә, “Юллар чатында” сәхифәсе. Быел Татарстан юлларында машина бәрдерү нәтиҗәсендә 23 кеше һәлак булган, республика юлларында 74 кешенең гомере өзелгән. Юл һәлакәте булган урынны ташлап киткән машина йөртүчеләр  җинаять җаваплылыгына тартылачак.      Моңа кадәр аларга  административ җаваплылык кына каралган булган. Алдагы якшәмбедә, 12 май көнне, Дөньякүләм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне билгеләп үтелә. Әлеге […]

8 май. Туры элемтә.

8 май. Туры элемтә.

Авыл хуҗалыгында  язгы эшләрнең иң кызу чоры май бәйрәмнәренә туры килә. Бу көннәрдә  шәхси хуҗалыкларда да  бәрәңге утырталар. Икенче икмәктән  мул уңыш алу өчен  нинди орлык утыртырга,  нинди агротехник чараларны  кичектергесез  күрергә кирәк? Болар хакында  Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галиме, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева сөйләячәк һәм  тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.