Archive by day Май 13, 2019

13 май. “Сердәшханә”.

13 май. “Сердәшханә”.

Май ае бәйрәмнәргә дә, истәлекле даталарга да бай. Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллинның тууына 18 майда 80 ел тула. Без бүген сезнең игьтибарга Фаил Шәфигуллинның “Әнфисә кемгә елмая?” дигән хикәясен тәкьдим итәбез. Ул  яшүсмерләр арасындагы  дуслык, тугърылык һәм шул чор балалары арасындагы  кечкенә генә батырлык турында.

13 май. «Татарстан дулкынында».

13 май. «Татарстан дулкынында».

Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында сезне татар һәм башкорт халыкларының уртак җырчы-сандугачы, Татарстанның һәм башкортстанның халык, Рссииянең атказанган артисты, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашеваның якты рухын искә алырга чакырабыз. Моның өчен без 2000 еллар башында әзерләнеп, хәзер радиобыз фондында сакланучы бер язмага тукталырга булдык. “Фәридә йолдызлыгы” дип исемләнгән бу композициянең авторы Гөлшат Зәйнашева, […]

13 май.  Туры элемтә.

13 май. Туры элемтә.

Халкыбыз Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә  республикабыз кырларында киеренке хезмәт дәвам итә: күп кенә районнар  иртә культуралар чәчүне төгәлләде, калган районнарда да  язгы кыр эшләре ахырына якынлаша. Болар хакында туры эфирда Татарстан  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.

13 май.  “Нефть чыккан якларда”.

13 май. “Нефть чыккан якларда”.

«Азнакайнефть» идарәсе оешканнан бирле 500 миллионынчы тонна кара алтын чыгарылу уңаеннан. Актүбә бистәсендә яшәүче  Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, Ленин һәм ике Почет билгесе орденнары иясе Фазыл ага Шәмсетдинов белән әңгәмә.