Archive by day Май 14, 2019

14 май. «Татарстан дулкынында».

14 май. «Татарстан дулкынында».

Бүгенге тапшыруыбыз кунагы  Төркиянең Истанбул каласында яшәүче галим -  Һүсәен Барган.   Аның белән без әле күптән түгел генә Төркиягә чираттагы сәфәребездә  очрашып кайткан идек. Тапшыруда шулай ук  Америкада яшәүче милләттәшебез, галимә, татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче Сүрәйя Гайнуллина белән дә очрашу  көтә.

14 май.  “Пар канатлар”.

14 май. “Пар канатлар”.

Күренекле нәфис сүз остасы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арсланов  һәм аның хатыны Мәрьям Арсланова  икесе дә  озак еллар дәвамында Татарстан радиосы дикторы булган. Бу көннәрдә  Мәрьям Ислам кызына  93 яшь тулды. Тапшыруда  Айрат абый исән чакта  әзерләнгән  махсус чыгарылыш файдаланыла һәм  нәфис  сүз остасы башкаруында шигырьләр яңгырый.