Archive by day Май 15, 2019

15 май.  “Яшьлек аланы”.

15 май. “Яшьлек аланы”.

Бүген без Сезне Байлар Сабасына кунакка чакырабыз. Дөресрәге, Саба районында урнашкан Саба аграр көллиятендә булырбыз бүген. Көллиятнең матур бинасы район үзәге – Байлар Сабасына кергәндә һәркемне каршы ала һәм озатып кала. Анда безнең хәбәрчебез Рәфидә Галимҗанова булып, көллият студентлары һәм мөгаллимнәре белән сөйләшеп кайтты.

15 май. “Татарстан дулкынында”.

15 май. “Татарстан дулкынында”.

15 май – Халыкара Гаилә көне. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе коллективы Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды белән берлектә республикабыз театрларында, шәһәр, район яки авыл мәдәният сарайларында ел саен “Гаилә бәйрәме” – “Пар канатлар” кичәсе үткәрә. Татарстан радиосында 50 ел эшләгән хезмәттәшебез, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовка быел апрельдә 80 яшь тулуын һәм бу […]

15 май.  Туры элемтә.

15 май. Туры элемтә.

15нче майда билгеләп үтелә торган халыкара Гаилә көне уңаеннан  туры эфирда  Бөтенроссия татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина катнашачак һәм фондның төрле илләрдә оештырылган бүлекчәләре эшчәнлеге,  республикабызда алып барылган чаралар турында сөйләячәк, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк. 18 май – Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан  үткәреләчәк “Музей төне” акциясе турында Татарстан республикасы Милли музееның өлкән […]

15 май.  “Юллар чатында”.

15 май. “Юллар чатында”.

Җылы һава торышы урнашу белән урамда һәм шул исәптән, юлда да, өлкәннәрсез йөрүче балалар саны артып китә. Уку елы  азагы һәм җәйге мәктәп каникуллары башлану  — укучыларга юлда һәм транспортта куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү өчен җитди сәбәп. Бу эштә ата-аналар төп роль  уйный. Бүген, 15 майда,  Казанда “Игътибар – балалар!» профилактика чарасының беренче этабы башлана. […]

15 май.  “Нефть чыккан якларда”.

15 май. “Нефть чыккан якларда”.

18 май- Халыкара музейлар көне. Шөгер нефть битумы заводы республикабыз нефть тарихының башында тора. Ул 140 елдан артык элек Америка эшмәкәре Ласло Шандор тарафыннан ачылган. Аның тарихи истәлеген саклау йөзеннән «Татнефть» биредә ачык һавадагы музей комплексын булдырды. Музей җитәкчесе Фәнис Галимов белән әңгәмә.