Archive by day Май 19, 2019

20 май. 7.10 – Туры элемтә.

20 май. 7.10 – Туры элемтә.

Урман — тере организм. Ул сәламәт булсын өчен  Адәм баласына  урманнарда бик күп кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Казан дәүләт аграр университетының урман һәм  экология факультетында соңгы вакытта студентларны шушы юнәлештә әзерләүгә зур игътибар бирәләр. Болар хакында профессор,  Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы Харис Мусин  туры эфирда сөйли һәм  тыңлаучылар сорауларына җавап бирә.

19 май. «Татарстан дулкынында».

19 май. «Татарстан дулкынында».

Сагындыра кызык җанлы кеше, Тагын шомлы төннәр кабынса: Ул бит болай итәр иде, — дибез, - Болай әйтер иде, ул булса… — дип язган иде шагыйрь Нияз Акмал Фаил Шәфигуллинны искә алган бер шигырендә. Чыннан да, күңелгә якты җитмәгән вакытларда, бигрәк тә татар сәхнәсендә күңелгә якты бирүче ихлас юмор кытлыгын тойган мәлләрдә әле бүген дә […]

19 май.  “Көмеш кыңгырау”.

19 май. “Көмеш кыңгырау”.

Бүгенге тапшыруда сез Россия  балалар хәрәкәте оешуга 110 ел тулу уңаеннан Татарстан мәгариф һәм фән  министрлыгының өстәмә белем бирү  бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе,Татарстан варислар берлеге рәисе Семен  Федоров чыгышын ишетерсез.  Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия укучысы  Ландыш  Гобәйдуллина   сынауларга әзерләнүче дусларыбыз белән әңгәмә үткәрер. Тапшыруда шулай ук башка кызыклы язмалар да көтелә.