Archive by day Май 22, 2019

22 май. “Яшьлек аланы”.

22 май. “Яшьлек аланы”.

Яшьләр булган җирдә уен-көлке, җыр-биюдән башка булмый. Бер җыелып сөйләшү дә күңелле бәйрәм төсен ала. Күптән түгел генә Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында да чын бәйрәм гөрләде. Халкыбызның иң матур гореф-гадәтләре – чишмә буендагы кичке уеннар дисеңме, татарлар яшәгән чит төбәкләрдән алып кайтылган уеннар дисеңме, Сабан туе, аулак […]

22 май. “Татарстан дулкынында”.

22 май. “Татарстан дулкынында”.

15 майда Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең Гала-концерты узды. Быелгы концерт фестивальнең 15 еллык юбилеена багышланган иде. Биредә танылган җырчы-музыкантлар белән бергә фестивальнең лауреатлары, республикабызның яшь талантлары катнашты. Абруйлы кунаклар арасында Казакъстанның халык артисты Роза Рымбаева да чыгыш ясады. Фестивальне оештыручылар бу бәйгене ике елга бер мәртәбә […]

22 май.  “Старт”.

22 май. “Старт”.

“Татарстан яшьләре” гәзитенең баш мөхәррире, спорт белгече, танылган хөкемдар Атлас Гафиятов белән Россия Президенты В.В.Путинның физкультура хәрәкәтен һәм спортны үстерү максатында Россия хөкүмәте алдына куйган яңа бурычлары яктылыгында һәм юнәлешендә Татарстанда спортны һәм физик культураны яңа баскычка күтәрү мөмкинлекләре хакында әңгәмә. (2 нче тапшыру)

22 май. “Юллар чатында”.

22 май. “Юллар чатында”.

Чәршәмбе иртәсе эфирында, гадәттәгечә, “Юллар чатында” сәхифәсе. 2019 елның 4 ае эчендә Казанда балалар катнашында 50 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анализ күрсәткәнчә, һәр 3нче шундый авария җитди җәрәхәтләр белән  тәмамлана. Балалар катнашындагы һәлакәтләрне кисәтү максатыннан, Казанда “Игътибар – балалар!» чарасының беренче этабы башланды. Зилә Хәмидуллина юлда йөрүче яшь җәяүлеләргә һәм пассажирларга чираттагы киңәшләрен җиткерер. 20 майдан […]

22 май. “Милли сәүдә маркасы”.

Халкыбыз гомер-гомергә зирәк булган,  авыллар булдыру өчен урыннарны  дөрес сайлаган:  янәшәдә су да, урман да, иген игәрлек кырлар да булырга тиеш. Әмма соңгы елларда Татарстан  территориясендә  дистәләрчә авыл юкка чыкты. Һәлакәткә китергән сәбәпләр нидән гыйбарәт,  ата-бабалар  мирасы нишләп кадерләп сакланмый? “Милли сәүдә  маркасы” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры  Илсур Сафиуллин үзенең уй-фикерләре белән уртаклашачак, авылларны  […]