Archive by day Май 26, 2019

26 май. “Тел күрке – сүз”.

26 май. “Тел күрке – сүз”.

Бүген сезне гаҗәеп кызыклы бер язма белән таныштырырга булдык. Татарстан радиосының тарихы чагылыш тапкан тапшырулар архивын барлап карасак, радио дөньяга яралган вакыттан алып бүгенге көнебезгә кадәр кызыл җеп булып сузылып килгән бер темага тап булабыз. Бу туган телебезнең сафлыгын, чисталыгын саклау мәсьәләсе. Балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар редакциясе дә әлеге темага һәрвакыт игътибар итеп килде. […]

26 май. “Татарстан дулкынында”.

26 май. “Татарстан дулкынында”.

Май ае — вакыйгаларга, истәлекле даталарга бай ай. Шулай да, алар арасында читләтеп үтеп китәргә рөхсәт ителми торган, онытырга мөмкин булмаган бер дата бар. Утызы көнне халкыбызның килеп чыгышын, үткән юлын өйрәнүгә зур өлеш керткән олуг галим, археолог Альфред Халиковның тууына 90 ел тула. Татарстан фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы иде ул, Татарстанның дәүләт премиясе лауреаты […]

26 май. «Бердәм Россия». Праймериз.

26 май. «Бердәм Россия». Праймериз.

Татарстанда бүген алдан тавыш бирүгә, ягъни праймеризга 398 мең 193 кеше килгән. Бу — барлык сайлаучыларның 13 процентын тәшкил итә. Әлеге хакта ТР Дәүләт Советы Секретаре, башлангыч тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина хәбәр итте. Ул республикада барлыгы 2 млн 900 сайлаучы исәпләнүен искәртте. «Бүген 20.00 сәгатькә 460 участок бюллетень бирүне туктатып, аларны эшкәртүгә […]

26 май. “Көмеш кыңгырау”.

26 май. “Көмеш кыңгырау”.

Әле шушы көннәрдә генә кулыбызга  «Тылсымлы куллар» журналының  май ае  саны килеп иреште. Бүген без  аның  битләрен ачып, кайбер язмалар белән бергәләп танышырбыз. Тапшыруда шулай ук башка кызыклы язмалар һәм җырлар да ишетерсез.