Archive by month Июнь

30 июнь.  “Татарстан дулкынында”.

30 июнь. “Татарстан дулкынында”.

Бүген Чаллыда булып үткән бер вакыйганы игътибар үзәгенә алырбыз. Күптән түгел генә анда язучы Рафис Корбанның “Ватан” дип исемләнгән яңа китабы уңаеннан очрашу булды. Кичә шәһәрнең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсе, аерым алганда, шушы китапханә эчендә  бик акитив эшләп килүче Әдәбият музее мөдире Роза ханым Хәмидуллина һәм аның теләкләшләре тарафыннан оештырылды.

30 июнь. “Көмеш кыңгырау”.

30 июнь. “Көмеш кыңгырау”.

Каникул дәвам итә. Аны   дусларыбыз ничек һәм кайларда уздыра икән, әдәби китаплар укырга вакытлары бармы, спорт белән шөгыльләнәләрме, әти-әниләренә булышалармы, шулар һәм башкалар турында без дусларыбызның үзләре сөйләвендә ишетербез.  Аларның  сөйләгәннәре дусларыбыз башкаруындагы  җырлар белән үрелеп барыр.

29 июнь. “Җиде көн”.

29 июнь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү. - Россия федерациясе Дәүләт Советының “Сыйфатлы һәм куркынычсыз автомобиль юллары челтәрен булдыру” мәсьәләсенә багышланган утырышында нәрсә турында сүз барды? - “Алабуга” аерым икътисади зонасында яңа завод сафка басты. - Татарстанда яңа цифрлы подстанция ачылды. Аның үзенчәлеге нәрсәдә? Бу һәм башка сорауларга җавапны алдагы 25 минутта ишетерсез.    

29 июнь. Әдәби-музыкаль композиция.

29 июнь. Әдәби-музыкаль композиция.

Иртәнге тапшыруыбыз легендар баянчы һәм халык җырларын җыючы Оркыя Ибраһимова иҗатына багышлана. Журналист Гөлназ Гыйльминең танылган фольклорчы Илгиз Кадыйров белән әңгәмәсе Оркыя ханым баянда башкарган җырлар белән үрелеп бара.