Archive by day Июнь 3, 2019

3 июнь. “Сердәшханә”.

3 июнь. “Сердәшханә”.

Табигатьтә  чәчәкле- ямьле июнь ае тантана итә.  Гүзәл табигатьнең  матурлыгына сокланып, рәхәтләнеп ял итеп, каникулның кадерле мизгелләре белән хозурланыр  чак бу. Бүгенге тапшыруыбыз да сезнең бүгенге күңел халәтегезгә хуш килер дип уйлыйбыз.  Шагыйрь һәм драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре Рустәм  Мингалимнең   яшьләргә багышлап  язган “Яна-яна киткән торналар […]

3 июнь. “Татарстан дулкынында”.

3 июнь. “Татарстан дулкынында”.

“Татарстан дулкынынды” тапшыруының беренче өлешендә без балаларның җәйге ялын оештыручы оешмаларның җитәкчеләре белән әңгәмә корабыз. Ә икенче өлешендә Worldskills Russia 7нче илкүләм чемпионатында катнашып “Везуальный мерчендайзинг” компетенциясендә 3 нче урынны яулаган Илсинә Газизова белән аралаштык.

3 июнь. Туры элемтә.

3 июнь. Туры элемтә.

Һәр елны җәйнең беренче якшәмбесендә мелиораторлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. 2010 нчы елдагы корылыктан соң, республикабызда  сугарулы  җирләрне арттыруга, яңа агрегатлар  эшләүгә зур игътибар бирелә. “Татмелиоводхоз” федераль дәүләт учреждениесе директоры Марс Хисмәтуллин туры эфирда  шулар хакында сөйләячәк, тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.